Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кем – алдан, кем – аннан...

Өч көнлек дөньяда мәңгелек күк йөрибез...

Уенчак җилләргә ачма җылы куеның,

«Хыянәт итте!» – дип сөйләрләр бу уеның.

Көнчелләр көтәләр ялгыш адым атлавың,

Гәрчә мин белсәм дә, мине мәңге сатмавың.

 

Төбәми тигән ук әрнетсә дә җаныңны,

Үч алу теләге дөрләтсә дә каныңны,

Горурлык урынсыз – оныт әле барын да...

Синнән дә гадел яр табылмас Җир шарында.

 

Елганың ярлары сөзәкләнгән, чулыккан,

Сулары чигенгән, тирән җире – тубыктан.

Без йөзгән көймәләр комга төрткән борынын,

Җир упсын: бер булыр йөрәгемдә урының.

 

Җилсез дә көй чыга – үзәкләр куышланган,

Җай гына теркелди – юртаклар юашланган.

Өч көнлек дөньяда мәңгелек күк йөрибез.

Кем – алдан, кем – аннан... ярый әле, белмибез.

Ярый әле...

 

"КУ" 10, 2020

Фото: vk.com

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев