Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кем?

Эх, бу яраклашу – шашу, – Яратмасаң – ят алар, Яраклашсаң – ярканат, дип, Төн-пәригә саталар.

Эх, бу яраклашу – шашу, –

Яратмасаң – ят алар,

Яраклашсаң – ярканат, дип,

Төн-пәригә саталар.

Очсаң очкылык тоталар,

Очмасаң – очсыз, диләр.

Көчлегә акыл нәрсәгә,

Бик җиткән өч сүз, диләр.

Без! Без!! Без-без!!! Безелди дә

Йә тешли, йә ук кадый.

Хөкемдар кем? – Ар диңгезнең

Аръягында шук казый.

 

"КУ" 09, 2017

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев