Логотип Казан Утлары
Шигърият

Күңелнең ишеген кагалар

Син инде эзләмә, соңардың. Мин инде мин түгел шикелле.

Күңелнең ишеген кагалар

Бик әкрен, бөтенләй тавышсыз.

Мин тыныч, ишетмим, янәсе.

Кем йөрмәс вакытлы-вакытсыз?!

Юрганым бөркәнәм башымнан.

Ә ишек ныграк шакылдый.

«Мин бүген өйдә юк, китегез!» –

Йөрәгем түзмичә пышылдый.

Арылган. Күзләрем йомыла.

Колакны телгәли дөбердәү.

Мин ятам һаман да тын гына.

Әйдә, как, шакылда, дөбердә...

…Хәбәр бир югыйсә, дәш, чакыр!

Күңелгә үтмәкче бу яңгыр.

Ут-ялкын ялмады җанымны.

Учакта дөрли һәр күзәнәк.

Болай да ябулы ишеккә

Бик салам тиз(е)рәк-тиз(е)рәк.
Югыйсә тирә-як – ут тоташ.

Җаныма үрмәли бу кояш.

Тирбәтеп бишектә, биеккә –

Болытка ук әйди уемны.

Тырышам, бирешмим, җибәрмим

Туфракка ябышкан кулымны.

Учларым астында – җылы җир...

Бөтереп алмакчы була җил.

Каршымда – дулкыннан кыя-тау.

Хыяллар беркайчан ялгышмый.

Күңелнең ишеген ачам да

Атлыймын язмышка карышмый.

Җан хәзер мәңгелек сәфәрдә.

Әйләнеп кайтуы икеле.

Син инде эзләмә, соңардың.

Мин инде мин түгел шикелле.
 

 

"КУ" 09, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец! Шэээээээп!🤩🤩🤩