Логотип Казан Утлары
Шигърият

Күңел күзе

Кеше игелек кылмый табигатькә, Күңел күзен пәрдә каплап бара.

Тау астында терәк таллар корый –

Язгы ташу ерганаклар яра.

Кеше игелек кылмый табигатькә,

Күңел күзен пәрдә каплап бара.

Күңел күзе күргән ак бабайлар

Юк карарга хәзер чишмәләрне,

Һәркемдә дә бары үз кайгысы,

Тутырырга кирәк киштәләрне.

Хәтта руханилар мал бүлешә,

Качып киткән күңелләрдән иман:
Хак Тәгалә күреп тора бит, дип,

Нәфесен соң әле кем бар тыйган?!

Күңел күзе үксез-ятимнәрнең

Рәнҗеш тулы карашыннан бага.

Илгә хәзер алар кирәкме соң? –

Кадерләре юк белән бер чама...

Күңел күзе... Юкса күп кирәкми

Ахыргача аңа ачылырга:

Хак Тәгалә әмеренә буйсын,

Тәүбәгә кил – калма ачынырга!
 

 

"КУ" 12, 2021

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев