Логотип Казан Утлары
Шигърият

Казаннан Тукай китә!

Сату көне сүнеп бара, кояш сүрелә күктә. Колакта һаман шул тавыш: «Казаннан Тукай китә!»

(Була язып калган хәл)

Шар ярып, Печән базарын гәҗит сатучы малай

Гөжләтте бүген иртәдән, әйтерсең лә сипте май.

«Тукаев китә Казаннан!» – «Әл-ислах»тан укыгыз!

Казанны ташлап, Кырлайга китә шагыйрь улыбыз

Казанны ташлап, Кырлайга? Ялгандыр бу, сафсата!

Кеше Казан диеп шаша, бу – Казаннан баш тарта?

Сәгъди абзый янынадыр, кунакка кайтуыдыр.

Туйгандыр инде Казаннан, ял итеп алуыдыр.

Шулай вакыт-вакыт кайчак газиз туган көннәрен

Читкә чыгып уздырырга, беләм, гадәт кергәнен.

Үз теләге белән түгел, кушканнар, ди, түрәләр.

Тукаев артыгын язган, шуңа аны сөрәләр.

Юк ла, үзе теләп китә. «Тарайды Казан», – дигән.

«Эттән күбәйде дошманым, акылдан язам», – дигән.

Барып кына кайта икән, күрешәсе кешегә.

Төштән соң пар атлар җигеп, кайтам дигән кире дә.

«Монда безнең бабайларның түре, почмагы», – дигән,

«Монда дәртле күңелемнең хуры, оҗмахы», – дигән...

Сату көне сүнеп бара, кояш сүрелә күктә.

Колакта һаман шул тавыш: «Казаннан Тукай китә!»
 

 

"КУ" 10, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев