Логотип Казан Утлары
Шигърият

Казанда урыс теле бәйрәме

Пушкинга баш ия, валлаһидыр, Бу дөньяның бөтен түрәсе.

Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам,

Әкрен-әкрен югарыга үрләп барам.

  Г.Тукай                        

 

Июнь җиле... Июнь чәчәкләре...

Гөрләп тора һәйкәл тирәсе.

Пушкинга баш ия, валлаһидыр,

Бу дөньяның бөтен түрәсе.

Татар теленә дә шундый хөрмәт

Булса икән урыс илендә.

Сыйпап-сыйпап китә Тукай сынын

Кабан яклап искән җил генә.

 

"КУ" 10, 2019

Фото: Рамил Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев