Логотип Казан Утлары
Шигърият

Казан урамнарын акбур белән

Казан урамнарын акбур белән сызып-бозып, буран пыр туза.

Казан урамнарын акбур белән

сызып-бозып, буран пыр туза.

Бакыр бабай бакчасында тыныч!

Каян монда сәер могҗиза?

Аллаһ белән әңгәмәдәш бабай

сүзен тапкан, ахры, Аңарга...

Һәм мин әзер бакыр Державинны

пәйгамбәрем итеп санарга.

Бакча уртасында кар бөртеген

телем белән аулап торамын...

Тынычландым бераз... Җан буранын

басты бугай Галәм бураны...

 

"КУ" 04, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев