Логотип Казан Утлары
Шигърият

Казан урамнары тулы моң...

Казан урамнары тулы сагыш, Казан урамнары тулы моң.

Казанымны күпме афәтләрдән

Ходай үзе генә саклады.

Бүген дә әле ишетелә кебек

Әби-бабаларның аһлары.

 

Казан урамнары тулы сагыш,

Казан урамнары тулы моң.

 

Халкым минем моңлы халык булды,

Җырны юлдаш итте, җырлады.

Дөньядагы күпме халыкларны

Әсир итте татар моңнары.

 

Казан урамнары тулы сагыш,

Казан урамнары тулы моң.

 

Тәүге сөюемне югалтуым

Йөрәгемне минем яндырды.

Шул ялкыннар Казан урамында

Мәңге сүнмәс сагыш калдырды.

 

Казан урамнары тулы сагыш,

Казан урамнары тулы моң...

 

"КУ" 8, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев