Кайтып керерсең күк тоела

Айваз улыма

Һаман көтәм әле сине, улым.

Бергә булган мизгелләрне уйлап,

Аллаһымнан рәхимлек сорап,

Хәсрәтемне елап юамын.

Раббым кушып бер иртәдә

Кайтып керерсең күк тоямын.

Урамнардан үтсәм, көндә сине

Яшьләр арасыннан эзлимен.

Җир астыннан юллар юк шул –

Никтер һаман шуны белмимен.

Сиңа охшаган берәү килә әнә,

«Улым» диеп аңа омтылам:

Синсез яши алмам, ахры,

Сагынуымнан тәмам онтылам.

Күкрәгемә кысып сине көн дә

Кадерлисем килә, «Улым» диясем,

Күз кабакларым талганчы

Карыйсым килә, килә сөясем.

Болар барысы хыял гына инде –

Күрешү юк безгә әлегә.

Әмма күрешергә булган ышаныч

Миндә яши, яшәр мәңгегә.

Һаман көтәм әле сине, улым:

Язмышыңмы шулай уйнады.

Ялгышыпмы шулай уйладың...

Кайларга соң китеп югалдың?

Барыбер көтәм әле сине, улым,

Раббым кушып, бер иртәдә

Кайтып керерсең күк тоямын.

 

"КУ" 06, 2017

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: