Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кайтам, дисә...

Өзгәләнә җаным, бәргәләнә Яшьлек искә төшкән чагында.

Өзгәләнә җаным, бәргәләнә

Яшьлек искә төшкән чагында.

Кемнәр кемне көтеп ала микән

Без очрашкан урам чатында?

«Эх-ма!» – дим дә авыр сулап куям,

Кайда диеп егет чакларым!

Кемнәр кемне кочып уза микән

Без очрашкан урам чатларын?
Кызын кысып кочып, күктә очып,

Нәкъ тә бүген – кичке салкында,

Кемнәр кемгә вәгъдә бирә икән

Без кавышкан урам чатында?

Яшьлек, яшьлек! Бер могҗиза туып,

Кайтам, дисә әгәр тагын да,

Хәзер торып чыгып чабар идем,

Нәкъ шул җиргә – урам чатына!..
 

 

"КУ" 03,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев