Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кайсына тиңләшик?

Аһ, соңлап аңлыйбыз, аһ, соңлап таныйбыз – Узу юк икән лә чикләрне...

Меңьяшәр имәннәр, йөзьяшәр чыршылар,

Җәй яшәр чәчәкләр, үләннәр...

Кайсына тиңләшик, кайсыннан көнләшик,

Дөньяга «мәңгегә» килгәннәр?!

 

Саналган, бүленгән һәр мизгел, һәр сулыш,

Юл-язмыш язылган күкләрдә.

Аһ, соңлап аңлыйбыз, аһ, соңлап таныйбыз –

Узу юк икән лә чикләрне...

 

Сызу юк үткәнне, үзгәртү, төзәтү...

Бары тик үкенү – азагы.

...Җәй яшәр чәчәкләр, үләннәр күзендә

Меңьяшәр имәннәр газабы...

 

 

 

"КУ" 10, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев