Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кайдадыр көн туа...

Кичке шәфәкъ – әҗәл биләмәсе, Болытларны манып шәмәхәгә, Кәфен тегә сүнеп барган көнгә. Кояш үзе әҗәл ятьмәсендә...

Кичке шәфәкъ – әҗәл биләмәсе,

Болытларны манып шәмәхәгә,

Кәфен тегә сүнеп барган көнгә.

Кояш үзе әҗәл ятьмәсендә:

Сүрелә,

 күмелә,

 төрелә бара шул кәфенгә.

Ятьмә күзләреннән йомры-йомры

чәчрәп чыгып кояш кыйпылчыгы

төнге күккә куна йолдыз булып.

Шул мизгелдә кайдадыр көн туа

Йорт-урамнар, күңелләргә тулып...

 

"КУ" 02, 2019

 

Фото: pixabay.com

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев