Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кайда ялган, кайда дөреслек?.. (дүртьюллыклар)

Китапларга кереп чумды ишәк, Өстәленә өйде һәммәсен. Күпме эзләсә дә... табалмады Яшәү белән үлем мәгънәсен.

Томана

Китапларга кереп чумды ишәк,

Өстәленә өйде һәммәсен.

Күпме эзләсә дә... табалмады

Яшәү белән үлем мәгънәсен.

 

«Формула-1»

Илдә «КамАЗ»ны күтәрдек,

«КамАЗ» безне күтәрде.

Кайтарыгыз азатлыкны –

Сорамыйбыз бүтәнне!

 

Аллергия

Үлән яки чәчәк тузанымы?

Болар миңа пүчтәк бер нәрсә.

Иң кыены – сәясәтче «брат»

Күзгә әгәр төтен җибәрсә!

 

Муса. 1944 ел

Күрәсезме, яңа киллер булып

Күтәрелә яңа фашистлар.

Кешелеккә пистолетын төби

Яңа Гитлер, яңа Дантеслар.

 

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев