Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кайда ялган, кайда дөреслек?.. (дүртьюллыклар)

Колак салды «безнекеләр» Марксның теләгенә: Коммунизм дигәннәре Булды тик шәүлә генә!..

Манифест

Колак салды «безнекеләр»

Марксның теләгенә:

Коммунизм дигәннәре

Булды тик шәүлә генә!..

 

СССР

«Черек империя!» – дидек,

Таза җире күп иде.

Генсек «бабай»ларның гына

Сөйләгәне чүп иде...

 

Бәддога

Халыкара рингта –

сугыш... кара сөрем...

Ник ашкынмый илләр яктыга?

Канлы сугыш генералларына,

Бомбаларга – бездән бәддога!

 

Йокымсырый...

Кече парламентлар хокук сорый,

Башларына суксаң – йокымсырый.

Берни аңламыйча яшәп ята

Йә Машенька шунда, йә Шәмсурый.

 

Ике тормыш

Сарай, яхта, хәтта самолётлар –

Олигарх өчен чүп кенә.

Пенсионер сөт һәм икмәк ала,

Вак акчасы җитми чүт кенә.

 

Фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев