Шигърият
Кая киткән икән каен...
Кая киткән икән каен, Төбе генә калган. Күңелемне шомландырып, Ят күренә алан.
Кая киткән икән каен,
Төбе генә калган.
Күңелемне шомландырып,
Ят күренә алан.
Ботакларын селкеп, каен
Бары төшкә керә.
Кайткан-киткән чакларымда
Юк ул сөйләшергә.
Җил сызгыра, елый кебек
Буш, каенсыз урын.
Яктылыкны суындырып,
Кояш карый кырын.
"КУ" 09, 2019
Фото: pixabay
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев