Логотип Казан Утлары
Шигърият

Картаерга вакыт

Уйларым да инде һич гөнаһсыз, сабыйларныкы күк саф һәм садә. Яшь кыз күрсәм, ләкин баш шул якка каерыла, муен авыртса да...

Картаерга миңа вакыт инде...
Акыл барда...
Калганчы таякка...
Инде ничә тапкыр бер атнада
сул балакны кидем уң аякка...
Инде ничәнче мәртәбә эзлим
маңгаема күтәргән күзлекне,
биш меңлекне таксистка сузганмын
бирәмен дип уйлап берйөзлекне.
Кайчакларда мин онытып куям
кесә телефонымның номерын...
Картаерга вакыт, ә нәрсәдер
картаерга һич тә ирек бирми.
Уйларым да инде һич гөнаһсыз,
сабыйларныкы күк саф һәм садә.
Яшь кыз күрсәм, ләкин баш шул якка
каерыла, муен авыртса да...

 

"КУ" 05, 2021

Фото: архив

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Картаясың, Ренат абзый ............ ...Картаерга миңа вакыт инде... .............. Яшь кыз күрсәм, ләкин баш шул якка ..........каерыла, муен авыртса да... (“Картаерга вакыт” Ренат Харис) .......... ...“Картаерга вакыт ” диеп болай гына яклангансың... ................Картаясың, Ренат абзый, сигез дистә ваклагансың... ................. ...Килгән картлык билгеләрен үзең санап чыккансың ич, ............. Сизмәсәң дә, ул картлыкка инде башың тыккансың ич! ................ ... Баш борылу, “Мин яшь!”- диеп акланырга сәбәп кенә... ............Яшь кызларга күз аткалау- яшьтән калган гадәт кенә. .............. ....Ренат абый, шөкерана кылып кына ятыр чагың... ............Картлыгың да яшьлегең күк үзенә бер матур чагың! ............... ... Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)