Логотип Казан Утлары
Шигърият

Каршы ала мине Казаным

Ак Казаным, гүзәл, саф Казаным Чыга мине каршы алырга.

Поезд вагонының тәрәзенә

Куеп яшь чылаткан яңагым,

Минутларны санап кайткан чакта,

Юлларыма сибеп карларын,

Аклык белән, пакьлек, сафлык белән

Каршы ала мине Казаным.

Җир читенә кадәр барып җитеп,

Поляр йолдызларның койрыгыннан

Үрелеп кенә тоткан чагында,

Туган җирдә калган йолдызларны –

Асыл егетләрне һәм кызларны,

Казанымны өзелеп сагынам.

Юлда күп йөрелә. Кайткан саен

Чыгып китәм тагын-тагын да...

Дәрья сулар, урман-таулар гизәм,

Киң Иделем, Казансуым белән

Ак Казаным, гүзәл, саф Казаным

Чыга мине каршы алырга.
 

 

"КУ" 12, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев