Логотип Казан Утлары
Шигърият

Каршылыклар аша ил барышы...

«Азатлык!» – дип, без дә мәйдан тоттык...

Аһ, ниһаять, әбелхаятме бу? –

Җөмһүрият!

Яңа татар иле.

Татарстан түгел,

Стан башка.

Ул вакытта бары – Татария.

 

Ленин үзе кул куйган бит диеп,

Күпме буын үсте горурланып.

...Үкендеме икән Мирсәетләр,

Үзләренең алдануын танып?

 

Береккәннән яу өреккән, диләр,

Бирмәгәннәр безгә берегергә.

Идел-Урал булып берләшмәскә,

Татар, башкорт диеп бүленергә!

 

Юкса күпме көрәш!

Һәр форсатны

Файдаланган халык үз ягына.

Пугач чыккач, аңа кушылган да

Күтәрелгән азатлык явына.

 

«Азатлык!» – дип, без дә мәйдан тоттык.

Каршылыклар аша ил барышы.

Йөз ел үткән.

Инде Татарстан! –

Туксанынчы еллар казанышы.

 

 

"КУ" 6, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев