Логотип Казан Утлары
Шигърият

"Каргышлы" еллар

Илне, телне, кардәшлекне саклыйк, Кеше булып яшәүне без аклыйк!

Әй тарихның канлы язмышлары...

Кемнәрнеңдер хата-ялгышлары.

Кычытканы, әче әремнәре,

Яраларның сызлап әрнүләре.

 

Тарихларда «каргышлы» еллар бар,

Капламасын аларны салкын кар.

Кайтавазы ничә буын аша

Йөрәкләрдән ташкын булып таша.

 

Кабатлана тарих, уяу булыйк,

Халкыбызның үткәнен без барлыйк!

Ни булса да, бердәм була белик,

Вакытында чараларын күрик!

 

Бер шырпыдан ялкын чорнап ала,

Чорнап ала, барысын көл калдыра.

Илне, телне, кардәшлекне саклыйк,

Кеше булып яшәүне без аклыйк!

 

"КУ" 8, 2020

Фото: архив

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев