"Карашың бор миңа, Җәмилә..."

Мин тагын тауларда. Сөяк кебек,
Ташлар иңри кичле-иртәле.
Картайсам да, сөяк сызлауларын
Җырлый алам икән бит әле!..


Сызлый, сыкрый, иңри, өзли җелек.
Өзләп, нәрсә эзли башлаган?
Без тереме? Тере икән, димәк,
Без туганбыз шушы ташлардан...


Әйе, шушы өзләү – эзләү иде,
Сине күзләү иде, Җәмилә!
Бакчасарай ташларында сине
Күрми түзмәү иде, Җәмилә!..


Әйткән идең ул чак: килерсең, дип,
Бер очрашырбыз, дип, Җәмилә.
Картлыгымда Сөюгә китердең
Яшьлектә булмаган Ямь белән.


Шигырь язган тәнкыйтьчеләр сыман
Ясый алмаганга шигырьне,
Синең хакка моң гармунавазын
Җан-чыгырдан коеп төшердем...


Үзеңнән җибәрмә, күрче, мине –
Гармунавазчыны, кырынга –
Бу көндә дә аппаралар, бәйләп,
Үзем теләмәгән урынга?!


Җирләр аеры, һавалар бер безнең,
Димәк, бер үк безнең дәва да –
Бакчасарай ханын, аһ, Җәмилә,
Камырдан булса да әвәлә!..


Камыр Батыр, бәлки, ыруыбызның
Чын батыры булыр, кем белә? –
Кайткан җилдә нәзакәткә чум да
Карашың бор миңа, Җәмилә...

"КУ" 1, 2017

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: