Логотип Казан Утлары
Шигърият

Карап торам тәрәзәдән...

Карап торам тәрәзәдән... ...Гомерләр узып бара.

Тәрәзәдән карап торам:
Киенеп кара төстән,
Вакыт белән култыклашып,
Төн узып бара өстән.
Еракларда тонык айның
Шәйләнә силуэты.
Ашыкмый барган берәүне
Каядыр сөйри эте.
Үтә таныш күренеш бу:
Таш йортлар, урам, кибет.
Карлы ялгыз эскәмия.
Лампалар тора көлеп.
Көне-төне тыз-быз йөреп
Өшәнгән машиналар,
Берсен-берсе уза-уза,
Һаман да ашыгалар.
Менә хәзер тротуардан
Парлылар узар кебек.
Мәңге таныш манзараны
Бер сәрхуш бозар кебек.
Карлар төшә, уйнаклый җил –
Ак тузан тузып ала.
Карап торам тәрәзәдән...
...Гомерләр узып бара.

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев