Кара көз

И с каждой осенью я расцветаю вновь...

А.С.Пушкин

 

Кара көз... Ябылып дөньядан,

Каһвәгә тапшырам кәефем.

Ноктасы булмаган уйларның

Хәрефкә аерам хәрефен.

 

Кара көз... Мендәргә баш куеп,

Төшләрне сиплисе иде лә...

Чарасыз ялангач җанымны

Ничекләр мамыкка төрергә?!

 

Кара көз... Күкләрнең кургашы

Каныңа кич-иртә тамганда,

Ни мәгънә үзеңнән качуың

Ышанып юп-юка юрганга?!

 

Кара көз... Мендәре, каһвәсе –

Акылның калканы, имештер...

Мин – көчле, дигән дә кайчандыр

Бер үлеп алырга тиештер!

 

Кара көз... Сүз буар дөньяны:

Ул инде бөтенләй тилергән!

Мин шулай һәр көздә үләм дә,

Һәр көздә яңадан тереләм!

 

"КУ" 11, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: