Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кара Чишмә кыйбла якта булыр...

Медаль итеп тагып йөрим менә «Читкә китте» дигән ярлыкны...

Кара Чишмә кыйбла якта булыр,

Казан тарафыннан карасаң.

Болытларга карап күңелем тула,

Шунда йөзгәннәрен аңласам.

Кара Чишмә – Казан арасында

Ике йөз дә илле чакрым.

Мәркәзебез үзенә тартып алды,

Шунда кордым гомер чатырын.

Туган төбәктәге хатирәләр

Биләп алган бөтен барлыкны.

Медаль итеп тагып йөрим менә

«Читкә китте» дигән ярлыкны...
 

 

"КУ" 03,2022

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев