Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кар-боз эри – кояш ала...

Вакыт җиткәч, бар да китә, Бу дөньядан ни соң кала?

Кар-боз эри – кояш ала.

Сулар ага – комнар кала.

Агач яна – көлләр кала.

Тирә-юньне җылы ала,

Коеп яуган яңгыр туктый.

Үтеп киткән болыт кайтмый.

Җәрәхәткә вакыт дәва,

Мәңгелеккә эзе кала.

Кайгы китә – чәч агара.

Кеше китә – нәселе кала.

Вакыт җиткәч, бар да китә,

Бу дөньядан ни соң кала?

 

"КУ" 11, 2016

Фото: pixabay

 

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев