Логотип Казан Утлары
Шигърият

Канатлы җыр

Күпме язмышларын сыный дөнья Сугыш казанында кайнатып...

Әфганстан, Чечня кырларыннан

Әрдәнәләп кайтты табутлар.

Кайтмый калган солдат улларына

Гудок бирде ятим заводлар.

Генсекларны, президентларны

Газаплыймы икән вөҗданы?

Ышанмыймын! Әлмисактан бирле

Тынычлыкның алар — дошманы...

Сугыш уты кабызучыларга

Дөнья нигә шулай тар икән?

Бу кавемнең шәһәр төзегәне,

Агач утыртканы бар микән...

Сабантуйда арттан килгән атка

Яулык элгән безнең әбиләр.

Артта калган илләр-халыкларның

Кол булуын тели хәрбиләр.

Америка — контрастлар иле,

Президентлар анда сулагай.

Нигә әле үзен үтәннәрдән

Һәрчак өстен куя Сэм агай?

Доллар исе, өсе — ориентир,

Милли низаг — бары җим генә.

Бәбәкләрен кыйтгаларга төбәп,

Канлы сугышларга җилкенә...

Нигә әле тәкәббер Сэм агай

Борын чөеп кенә сөйләшә?

Гуманитар ярдәм урынына —

Бомбалар һәм үлем «өләшә»...

Демократик дөнья төзибез дип,

Америка, җенең котырган!

Илләр инде тәмам гаҗиз булды

«Янки» дигән кара кутырдан.

Юлбасарлар алтыныңны талый,

Илбасарлар талый Ватаның.

Кемнең әле, кемнең күргәне бар

Явызлыкның чәчәк атканын?

«Әйе!» дигән безнең сүзләребез

Чәчәк атсын, бирсен җимешен.

Хыялымда... сугыш кырларыннан

Солдат булып кайтып килешем.

Солдат нәрсә? Ул бит җиңүгә дә,

Үлемгә дә әзер һәрвакыт.

Күпме язмышларын сыный дөнья

Сугыш казанында кайнатып.

Хәрбиләр дә, яңа «патша»лар да

Үзен-үзе тота бик текә, —

Шулкадәрле көчле микәнни соң

Хакимият дигән вертикаль?

Сугышларга киртә куяр өчен

Тик бер нәрсә кирәк — батырлык!

Даһи акыл әйткән: бу дөньяны

Коткарачак бары матурлык.

Күптән вакыт — корыч танкларны

Аударырга домна миченә...

Тимер-томыр авазлары түгел,

Канатлы җыр кирәк кешегә!

Туганлыкка — яшел урам,

Ә тынычлыкка — «ӘЙЕ!»

Сугышларга: «ЮК!» — диябез,

Бетсеннәр алар мәңге!   

"КУ" 11, 2015

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев