Логотип Казан Утлары
Шигърият

Канатларсыз...

Канатларны салып ялгышканмын – Канатлылар гына иректә! Канатлылар гелән биектә...

Канатларны салдым... Какмас булгач,
Нигә кирәк инде канатлар?
Язмыш җилләренә каршы очып,
Мин аларны азмы канаткан?
Җиңеләеп калдым канатларсыз,
Күктән җиргә төштем яңадан.
Асылыма кайттым, үз кыйблама —
Күрәсезме, мин дә яңарам.
Канатларым – чөйдә. Элеп куйдым,
Сыйпап китәм үткән-сүткәндә.
Мин киләчәк белән яшим хәзер,
Вәгъдә бирәм – кайтмам үткәнгә!
Акланмыйча калган өметләрнең
Ярчыкларын җыеп кул каный.
Мин кичергән инде моны гына –
Нишлисең бит инде, булгалый.
Яхшы аңладым мин – очар булсаң,
Түбән очма, бул гел биектә!
Канатларны салып ялгышканмын –
Канатлылар гына иректә!
Канатлылар гелән биектә...

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев