Логотип Казан Утлары
Шигърият

Канатлар

Очам әле, очыш күнекмәсен Онытмасын диеп канатлар: Җир өлешен җиргә кайтарыр да Туган төягенә җан ашар.

Канатларны еш яшереп йөртәм,
Аңламаслар диеп белсәләр,
Гади генә бер җир баласының
Канат кагынганын күрсәләр...
Канат очын кискән чак та була:
«Соң җитмиме сиңа җир?!» – диеп...
Тоташ «җирский» дә булалмадым.
Һәм күкләр дә һаман бик биек!
Аралыкта яшим: җир-терәксез
Җирсүләнә талган канатлар;
Әгәр алар кояш уятмаса,
Төн-карыныннан ничек таң атар?..
Очам әле, очыш күнекмәсен
Онытмасын диеп канатлар:
Җир өлешен җиргә кайтарыр да
Туган төягенә җан ашар.

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев