Логотип Казан Утлары
Шигърият

Канат чыгар алдыннан

Атлый алам әле тоеп табан астындагы юлны...

Өч аяклап килеп җиттем

егерме дүртенчесенә...

Аякларыма, йөк булып,

сиксән һәм ике ел сеңгән.

Ә йөрәгемдә кимрәктер

күтәргән елларым саны –

сөйгән-сөелгәнен генә гомер

еллары дип таныйм.

Атлый алам әле тоеп

табан астындагы юлны...

Каурый каләм тотарга да

азат бит әле бер кулым.

Дүрт аяклы чакларыма

кайтасы килми кабаттан...

Калак сөякләр кычыта –

чыгачак, ахры, канатлар...

 

"КУ" 04, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев