Логотип Казан Утлары
Шигърият

Каләм сынды

Тик бер тия гомер, ике тими...

Кара каләм сынды.

Очлар өчен пычак үткерләргә

Теләгем юк, язышасы килми.

Такмак тулы битләр

Мичтә дөрләп яна,

Янсыннар соң, ялгышасы килми.

Мөтәшагыйрьлекне

Куллар белән буам,

Үлсен әйдә, яшәтәсем килми.

Шәмдәлләрдә шәмнәр

Үксеп-үксеп елый,

Бер тынарлар, ишетәсем килми.

Ярый әле,

Мөтәшагыйрьләргә

Тик бер тия гомер, ике тими.

 

"КУ" 2, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев