Логотип Казан Утлары
Шигърият

Каләм

Яшәү-яшьнәү ахыры бу, Хыялга урын тәмам, Тик үлмәс өмет көчедәй Кәгазь өстендә каләм.

Сулу, суыну сулышы,

Кышларга гомер әрәм.

Күкләрдән көмеш җырларны

Җыярга тора каләм.

Кырлар бушанган, пошынган,

Болын түрендә кибән.

Соңарган сөюгә һәйкәл

Коярга тора каләм.

Коелган коен шавында

Үткән язлардан сәлам,

Дөньяны алтын төсләргә

Буярга тора каләм.

Яшәү-яшьнәү ахыры бу,

Хыялга урын тәмам,

Тик үлмәс өмет көчедәй

Кәгазь өстендә каләм.

 

"КУ" 04, 2018

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев