Логотип Казан Утлары
Шигърият

Калдырып китсәк...

Чит илләрне гизү – хыял, кабатланыйм, булмаса. Күңелем очарга әзер, мөмкинлек кул болгаса. Әмма мин яшәп калалмам туган җиремнән читтә.

Хыялымда күп гизәмен дөньяның төрле җирен.

Ул илләрдә шундый рәхәт, сулавы хәтта иркен!

Аларда бар да башкача, исем-акылым китә!

Хыялым мине тауларга, диңгез төбенә илтә.

Танышам төрле диндәге, милләттәгеләр белән.

Алар аркылы бихисап кызык әйберләр беләм.

Бу хыяллар чынга ашсын! Зур теләкләрнең берсе:

Аякларым чит җирләрдә сәяхәт итеп йөрсен.

Чит илдәге купшылыкны ишетәм башкалардан.

Сәлам җилләре ирешә утраудан, таш каладан...

Чит илләрне гизү – хыял, кабатланыйм, булмаса.

Күңелем очарга әзер, мөмкинлек кул болгаса.

Әмма мин яшәп калалмам туган җиремнән читтә.

Ничек инде сагынмаска, газиз туфрактан кит тә?

Анам телен урам буйлап каңгырап эзләрмен күк.

Минем бит туган ягымда, сукмакта эзләрем күп.

Эзләр генә түгел әле, туганнар, халкым кала.

Мин бит капка төбендәге чирәмне кочкан бала.

Калдырып китсәк барыбыз ата-бабалар йортын,

Хәтер учагына кемнәр атып торырлар утын?

Кем зиярәт итәр безнең әби-бабайлар каб(е)рен?

Кемнәр дан җырлар Иделгә? Кем белер Чулман кад(е)рен?

Тамырларым берегеп үскән туфракны актарасым

Килми минем һич кенә дә!

Килә ак көннәрем белән илемне яктыртасым!

Бу – хыялның төп өлеше. Ашсын иде ул чынга!

Йөрәгемнең бар өметен салдым кайнар учыма.

 

"КУ" 08, 2021

Фото: pixabay

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев