Логотип Казан Утлары
Шигърият

Калдыр мине язда

Гомер кышы озак тоелса да, Алда әле кыска язлар бардыр.

Гомер кышы озак тоелса да,

Алда әле кыска язлар бардыр.

Күңелемдә гөлләр бөреләнә...

Калдыр мине шул язымда, калдыр!

«Язлар кирәк түгел инде, дисең,

Мине гомер кышларымда калдыр». –

Гомерләрнең көзе узып киткәч,

Кышның да үз матурлыгы бардыр...

Бу дөньяда кышлардан соң язны

Көтеп яшәүчеләр тагын бардыр...

Беребез – кышта, беребез язда булыйк,

Калдыр мине язда, зинһар, калдыр!..
 

 

"КУ" 12, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев