Логотип Казан Утлары
Шигърият

Калатау

Беләм – җирдә Чатыртаулар барын, Айгыртаулар барын күккә ашкан. Калатауга карап тау булалсак, Яши башларбыз күк яңабаштан.

Беләм – җирдә Чатыртаулар барын,

Айгыртаулар барын күккә ашкан...

Калатауга менеп җан яңартсам,

Яши башлыйм төсле яңабаштан.

Беләм – җирдә биеклекләр барын,

Бөеклекләр барын чиктән ашкан.

Калатауның тыйнак олпатлыгы

Кадерлерәк миңа кыя таштан.

Беләм – җирдә хак тарихлар барын,

Ялган әкият барын көчләп таккан.

Үз-үземне эзләп табар Калам,

Ничә гасыр инде бикле капкаң...

Беләм – җирдә таш калалар барын,

Башкалалар барын читкә каккан.

Калатауның кара еланы да

Мең ел белә кебек мине яттан.

Беләм – җирдә Чатыртаулар барын,

Айгыртаулар барын күккә ашкан.

Калатауга карап тау булалсак,

Яши башларбыз күк яңабаштан.

 

"КУ" 03, 2018

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев