Логотип Казан Утлары
Шигърият

Каләмгә эш бетмәс

Мин кабат йокламыйм бу төндә – үреләм тынгысыз каләмгә, Белгәнгә чиремнең дәвасын – хисләргә юл куям галәмгә.

Мин кабат йокламыйм бу төндә –

үреләм тынгысыз каләмгә,

Белгәнгә чиремнең дәвасын –

хисләргә юл куям галәмгә.

Мин таныйм җанымның сызуын,

хисләрнең күчешен күзәтәм.

Аһ хисләр! Сез шундый илһамлы,

сулкылдап тамасыз үзәктән!

Җыелып җаныма, бер мәлгә

күзләрдән яшь булып агасыз...

Кай ара укмашып, каләмнән

кәгазьгә сүз булып тамасыз!..

Аһ хисләр! Кай ара алмашып,

талкыйсыз сез минем җанымны.

Эссегә, суыкка саласыз,

тән буйлап йөгертеп канымны.

Аһ хисләр! Шатлыктан исертеп,

күкләргә чөясез күңелне!

Шул күккә ал кояш элдергән,

нур чәчкән үзегез түгелме?..

Язамын. Йокыда юк гамем,

һавада ярымай атына.

Шигырем йолдызы Күгемнән

ук булып кәгазьгә атыла. 

Мин язам хисләрне тугарып,

сүзләрне төшерәм кәгазьгә.

Күңелдә бимаза җим бирер

тутыкмас тынгысыз каләмгә...

Мин кабат йокламыйм бу төндә...

 

Рәмилә МАЙОРОВА 

 

"КУ" 02, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Пужалуста,йокла инде Рәмилә..