Кала
Татар – татар булган шәһәрләрне Хак Тәгалә хозурына алды…
Җир китсә дә, Ил китсә дә, Тел китсә дә –
Барыберме сезгә? Безгә барыберме?!
Марсель Галиев
Нигез ташларында тарих үкси
Ата-баба корган калаларның...
Хәрабәгә калган кирмәннәргә
Сыенучы үксез балаларың –
Без ул, ыру!
Җылы эзләп, җанга терәү эзләп,
Таянабыз, сөяләбез ташка.
Без яшисе мәгърур ташкалалар
Күккә ашкан, ахры, күккә ашкан.
Манаралар, Ага базарлары,
Таш Пулаты, мунчалары белән,
Ымсындырып сөйләр әкият булып,
Гөрли-гөрли күккә күтәрелгән.
Менә монда мәдрәсәсе булган...
Көтепханә… Базар гөрләп торган.
Зәргәрчеләр, сунарчылар, читекчеләр…
Чуенчылар монда чуен койган...
Ефәк Юлдан кәрван килә торган,
Кояш бүгенгечә якты булган,
Монда безнең ата-баба торган!
Кашан, Бүләр, Суар, Алабуга,
Тубылгытау, Җүкәтавың, Чаллың…
Күктерәүләр кебек манаралар
Күкне җиргә терәп торган чагы.
Идел-йортның исән-имин чоры,
Ашлык белән, елкы белән тулы.
Дөнья чабатада атлаган чор,
Читек кигән чакта болгар углы.
Далалардан калаларга күчеп,
Калалардан салаларга калып,
Без барабыз, без барабыз җәяү,
Без атлыйбыз, читекләрне салып.
Без өненнән качкан киек төсле,
Карурманнан бизгән җәнлек сыман.
Калаларга ымсынабыз – үргә,
Без – нигезен җуйган юлчы һаман.
Кирмәннәрдә безнең, калаларда
Кан укмашкан кара туфрак калды.
Татар – татар булган шәһәрләрне
Хак Тәгалә хозурына алды…
"КУ" 07,2021
Фото: pixabay
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев