Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кайда син, Йолдыз?

Йолдыз, Кайда син, Йолдыз? Әллә айда, әллә күктә?! 

Йолдыз,
Кайда син, Йолдыз?
Әллә айда, әллә күктә?! 
Мин олырак синнән күпкә.
Шалтыратам –
өзек-өзек гудок килә...
Яңгырый күңелем кайтавазы 
Ялгызлыкның чиге илә..
Йолдыз,
Кайда син, Йолдыз?
Әллә күктә, әллә айда? 
Җаным минем, син соң кайда?
Шалтыратам – 
Телефоның ятлар ала... 
Сине эзсез югалтуым 
Йөрәгемә сагыш сала...
Йолдыз,
Кайда син, Йолдыз?
Әллә айда, әллә күктә?..
Мин олырак синнән күпкә... 
Телефонда –
Бер ир заты (тавышы калын): 
«Шылтыратма бүтән, абзый, Ул бит күптән минем хатын!..»
Йолдыз!
Кайда син, Йолдыз?..

"КУ", 7 (июль), 2019

фото: http://www.pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев