Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кагылу

Мин сезнеке була алмам инде, Әлегә мин кара көзнеке...

Мин сезнеке инде бөтенләйгә,

Яратсагыз, яратмасагыз да...                  

    Лена Шагыйрьҗан


Мин сезнеке була алмам инде,

Әлегә мин кара көзнеке,

Күкләр белән мине тоташтырган

Галиҗәнап шигъри сүзнеке.
Сабырлыкныкы мин, шытым биргән

орлыкныкы яңа Дәвамның; –

(Сабырлыкның сары алтыннары

Кыйммәтләрен җуйган заманның).
Мин сезнеке була алмам инде,

Була алмам мәкер оясы.

Икейөзлелекнең тук битлеге,

Имансызлыкның буш кыйбласы.

Мин сезнеке була алмам инде...

Минме соң ул анда саташкан?!

Ачар өчен күңел капкагызны

Ачкыч яраштырып маташкан?!

Нигә кирәк миңа уты сүнгән

Күңелләрнең түрсез түрләре.

Мең йозакка бикле сандыкларның

Сөрсеп беткән серсез серләре.

Мин сезнеке була алмам инде,

Йола алмам гамьсез еллардан.

Заман тәгәрмәчен әйләндергән

Мәрхәмәтсез канлы куллардан.

Хәзер үземнән дә үзрәк мин,

Үзле балчыктан да үзлерәк.
Дини булмасам да, иманлы мин,

Бәлки диниләрдән изгерәк.

Кыек көзге түгел, турысы мин,

Хакыйкатьнең гадел, кырысы.

Башкаларның өлешенә тигән

Бәхетләрнең түгел угрысы.

Мин сезнеке була алмам инде,

Теләмим дә хәтта булырга.

Нигә әле нурсыз бакчагызда

Нәүмиз бер гөл булып сулырга?

Нигә бер тавышка җырлый торган

Хорыгызга кушылып «сайрарга»?

Күпме язмышларны кыяр өчен

Бердәм булып кылыч кайрарга?

Була алмам инде сезнеке мин,

Әлегә мин кара көзнеке,

Күкләр белән мине тоташтырган

Галиҗәнап шигъри сүзнеке.
 

 

"КУ" 02, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев