Логотип Казан Утлары
Шигърият

Каенлы юлда

Офыкларга кереп югала Каеннарның бердәм гаскәре...

Иртә таңнан юлга ашкынам,

Урман буйлап чаба машинам.

Каршы яктан йөгерә каеннар,

Әйтерсең, гамь, бер-бер ваем бар.

 

Бәкәлләре гүя бөгелә, –

Кай арада күргән хәстәрен?

Тигез сафта гүя аларның

Алмачуар атлы гаскәре?

 

Игенчегә янап салада,

Һөнәрчегә янап калада,

Хәвеф салып ерак даладан,

Килгәндер яу Болгар иленә.

 

Яшел җилән элеп иңенә,

Булат кылыч тотып кулына,

Күзне текәп дала юлына,

Яу чыккандыр болгар ирләре,

Саклар өчен туган җирләрен...

 

Тасмаланып артта юл кала,

Үзем очам үрдән аскары.

Офыкларга кереп югала

Каеннарның бердәм гаскәре...

 

"КУ" 11, 2018

Фото: pixabay

 

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев