Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кадерләсәм...

«Әнкәемнең күкрәк сөте – хәләл, Кадерләсәм, – дидем, – Һәр иҗеген туган телемнең…»

Яңа күзәнәкләр ачылмаса,
Искеләрен үзле балчык басса,
Зарын сөйләр чишмә тотлыгып.
Иелер дә, кем соң эчәр дисең,
Тынчу суын сусап, йотлыгып?
Тел дә – чишмә...
Карамәтле сүзләр –
Сулыш өргән күзәнәкләре.
...Мәрхүм сүзләр каберлеген эзли
Гаҗиз төшем күбәләкләре...
Ташларына чәчәк уяр идем
Хыялымда гына булса да.
...Тел-калкансыз, кылычсыз да кавем
Хокуксызлык татый тупсада...
Зәгыйфь телгә дошман йозак элә,
Тозак куя һәрбер адымда.
...Без бурычлы дала кылганына
Каны тамган сүзләр алдында,
Яшькә тулы күзләр алдында...
Җегәр юкка чыкмый, кайда икән
Без югалткан сүзләр, күктәме?
Кулланышка кайтарасы иде
Денле сүзләр явын күптәнге.
Хәтерләтеп чагылдырсын алар
Данлы, шанлы, ханлы үткәнне.
Дала буйлап татар җайдаклары
Акбүз атта җилеп үткәнне.

...Күпме сүзнең тән сакчысы булып,
Яндым, туңдым, меңгә телендем.
«Әнкәемнең күкрәк сөте – хәләл,
Кадерләсәм, – дидем, –
Һәр иҗеген туган телемнең…»

 

"КУ" 06, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев