Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кабат буран...

Йөрәкләргә кайчак давыл кирәк, Җаннар пышылдавын тояр өчен!

Буран диеп, кабат тилерүем...

(Терелүем булса иде дә бит!..)

Язга кадәр иләс-миләс уйлар:

Әллә палач кирәк, әллә табиб?..

 

Кабат буран...

Иле белән кабат тыгылышта...

Кемдер каргый хәзер кар көртләрен.

Буран кочам, ә бит юньле хуҗа

Күптән бәйләп куйды үз этләрен.

 

Кабат буран...

Беркемгә дә килми акланасым,

Аңлатасым бураннарның көчен!

Йөрәкләргә кайчак давыл кирәк,

Җаннар пышылдавын тояр өчен!

 

Кабат буран...

Кисәтәләр акыл утыртканнар:

Бу буранда юләрләнү – хәтәр!

Алар белми минем яшәгәнне

Бер бураннан икенчегә кадәр.

 

"КУ" 11, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев