Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җомга үтте...

Тик иманны туңдырмаска иде, – Кыштай салкын булыр илебез.

Җомга үтте... Менә кояш байый...

Җилләр исә кыйбла ягыннан.

Шәфәкъ нуры иңгән җир йөзенә

Фирүзәдәй юрган ябылган.

Җомга үтте... Күккә моң эленгән,

Болытлар да эри тын гына.

Кар астыннан гөлләр эзләп йөрим,

Бар тапканым ләкин туң гына.

Җомга үтте... Тагын бәйрәм көтеп,

Җанда өмет белән йөрербез.

Тик иманны туңдырмаска иде, –

Кыштай салкын булыр илебез.

 

"КУ" 06, 2018

Фото: pixabay

 

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев