Җомга

(Поэма)

Закир абый истәлегенә

Раббым биргән бер хәерле иртә... Күзләремне ачкан чагымда, Кояш кебек балкып вә елмаеп, Закир абый тора янымда. Ул мунчадан кайткан. Ап-ак күлмәк кигән. Иман нуры балкый йөзендә. Шушы нурлы чырай яктысында Мин яктырып китәм үзем дә. Юк, мин генә түгел, бөтен дөнья, Урамнар да хәтта яктырак. — Нинди бәйрәм бүген, Закир абый?.. — Җомга ич!.. — ди, миңа аптырап. Гаҗәп аңа, мин шуны да белмим... Җомга икән... Гаҗәп миңа да. Миңа гына түгел, бу юлларны Укып утыручы, сиңа да. Ул вакытта, без — Ил сакчылары, Тернәкләнеп төрле ярадан, Төрле яктан килеп, укый идек Юл йөрүнең рәтен яңадан. Закир абый — минем якын күршем, Яши идек без бер бүлмәдә. Сөйли иде, нинди юллар үтеп, Нинди генә нужа күрмәгән. Сугыш чыккач, Илен якларга дип, Чыгып киткән ихлас йөрәктән. Сизмичә дә калган, чолганыштан Әсирлеккә килеп эләккән. Закир абый ипләп сөйли белә, Йөзе нурлы, тыныч тавышы. Уйдырма да, әкият тә түгел, Сүзе газап — хәсрәт агышы. Закир абый сөйли. Мин сак кына Карап алам аның ягына. Йөрәгеннән аның таш төшә күк, Күңеленнән әрнү агыла. ...«Украина иде. Без йөзләгән әсир Авыл буйлап узып барабыз. Юл читендә халык. Вакыт-вакыт Тик бер адым иде арабыз. Кинәт кенә, таза хуторянка, Чалынганчы сакчы күзенә, Өметсезлек, үлем арасыннан Йолкып алды мине үзенә. Башкалары капладылар безне, Ә сакчылар берни күрмәде. Без йөзләгән идек... Нигә мине? Бусы миңа һаман сер әле. Җомга иде... Чолганышта калгач, Чиста күлмәгемне кидем мин. Әбиемнең догаларын укып, Барысына әзер идем мин... Җомга иде, җомга! Мин хәтерлим. Чиста күлмәк йөрттем һәрвакыт. Юкса, кыен анда пөхтә булу, Бер сикереп торып, бер ятып. Итекче дә булдым, балта остасы да, Яшәп калдым Һанна янында. Куллар эшли, ә баш уйлый һаман Туган җирне, тагын, тагын да. Шунсы гаҗәп: вакыт уза торды, Тик, берсе дә мине сатмады. Әллә холкым белән яраттырдым, Иманыммы әллә саклады. Хуторянка Һанна соңрак әйтте: «Колоннагыз озын, зур иде. Күзләреңдә өмет, авызыңда дога, Чыраеңда серле нур иде...» Ә бер көнне, уйларымны уйлап, Олтан сала идем итеккә, Ике солдат белән бер офицер Пәйда булды кинәт ишектә. Котым очты... Тыштан сиздермәдем. Борылмадым, һаман эшләдем. Беттем, ахры, Раббым, диеп кенә, Кысылдылар бары тешләрем. Каушамады Һанна, әйтеп салды: «Бу — саңгырау, телсез туганым. Акылы да зәгыйфь. Өйдә генә тора, Башка эш белгәне юк аның...» Үле тынлык... Мин эшемне эшлим. Гүя, бернәрсә дә ишетмим. Тик ишеттем, татлы аваз булып, Ябылганын тыштан ишекнең. Беркем кумый. Ләкин тынгы бирми Канга, җанга кереп тулган чир. Кайсы яктан, ничек уйласаң да, Үз ягына тарта туган җир. Көч тә җыйдым. Ничек ятыйм монда, Һанна итәгенә ябышып. Чыгып киттем. Ни булса да алда, Раббым язган тик үз язмышым. «Китмә!» — диде күрше-тирә халык, «Китмә!» — диеп, Һанна үтенде. Хәзер аңлыйм, әгәр калган булсам, Мин югалта идем үземне. Мин югалта идем иманымны, Мин югалта идем барысын... Мин бөтенләй башка була идем... Юк! Уйламыйм аннан арысын! Тырышлыгым өчен яраттылар, Динемне дә хөрмәт иттеләр. Аңлашканчы үз денсезең белән, Аңлаш икән денле чит белән. Чукрак булдым кирәкмәгән сүзгә, Телсез булдым кирәк вакытта. Аңладылар — минем иманымны Җимереп тә булмый, ватып та. Чукрак булсам, куркак түгел идем, Телсез булсам, тешсез булмадым. Әле мине алда көтә иде Раббым язган язмыш юлларым. Күрсәттеләр фронт сызыгына Илтә торган сукмак-юлларны. «Безнекеләр» никтер, иң беренче итеп, Бәйләделәр минем кулларны. Сөйлисем дә килми ул хәлләрне, Сызлатасым килми йөрәкне. Сугыш бетте, ә мин дистә елга Воркутага килеп эләктем... Ул якларда кышлар, ай-һай, салкын! Ә мин шофёр булып эшләдем. Була иде, көннәр-төннәр узды, Кабинадан бер дә төшмәдем...   Дәвамын "Казан утлары" журналының 2нче (2016) санында укырга мөмкин.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: