Логотип Казан Утлары
Шигърият

Иярләнгән ат торса...

Кемнәр генә тырышмады безне телсез калдырырга ничек тә... Йөрәктәге иярләнгән атның кешнәүләрен дөнья ишетә!

Кемнәр генә безгә янамады?!.
Куркытмады безне ни генә?!.
Йөрәгеңдә иярле ат торса,
барлык афәт үзе чигенә.
Кемнәр генә безне хурламады,
кемнәр генә яла якмады?!.
Йөрәктәге иярле ат барсын
ташлы җиргә салып таптады.
Кемнәр генә бездән көнләшмәде,
ниләр генә аяк чалмады?!.
Йөрәктәге иярләнгән атны
бер мәкер дә ега алмады.
Кемнәр генә теләмәде безне
аерырга ныклы терәктән,
йөрәктәге иярләнгән атны
тәре белән куып йөрәктән.
Кемнәр генә тырышмады безне
телсез калдырырга ничек тә...
Йөрәктәге иярләнгән атның
кешнәүләрен дөнья ишетә!

 

"КУ" 05, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев