Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җитмәде үҗәтлек, кырыйдан күзәттек...

Җитмәде үҗәтлек, кырыйдан күзәттек. Тиешен алмадык – оялдык.

Җитмәде үҗәтлек, кырыйдан күзәттек.

Тиешен алмадык – оялдык.

Башкалар мәҗлестә йорт түрен бизәсә,

Урыныбыз булды тик өй алды.

Дәшергә курыктык, кыймадык, ничектер.

Уңайсыз шикелле, кем белсен…

Кыюлар, әрсезләр заманны күтәрер...

Күзәтеп торучы – кем соң син?

Чүт кенә җитмәде, кермәдек чутына,

(Нигә соң? Кирәкме чуртыма...)

Башкалар тиешен алганда умырып,

Утырдык күзләрне томырып.

Китереп бирсеннәр, дәшсеннәр, имештер...

Алмадык лаеклы өлешне.

Шуңа да башкага таҗлары килешсә,

Безгә эт бүреге килешле…
 

 

"КУ" 02, 2022

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев