Логотип Казан Утлары
Шигърият

Итәгеңә ут төрттеләр...

Үгетләргә телим сине, Кан кардәшем, милләттәшем, Итәгеңә ут төрттеләр...

Тел бетү – халык бетү...

Йосыф Акчура


Үгетләргә телим сине,

Кан кардәшем, милләттәшем,

Итәгеңә ут төрттеләр,

Янып үлмик, тот киңәшем:

Пыскый-пыскый сүнмәс өчен

Дога булсын туган телең.

Чит чүлмәккә түгелмәсен

Милли йөзең, милли түлең.

Сорау алу түгел, ләкин

Сезгә дәшәм: кияү, килен,
Үстергән ул-кызларыгыз

Беләләрме ана телен?

Төп вазифаң – нәселеңне

Дәвам итү, алга илтү.

Тел бетү – горурлык китү,

Татарлыкка дөнья бетү.

Ата-баба нәсыйхәте –

Һәр бәндәнең намус эше.

Фәкать туган җире белән,

Халкы белән көчле кеше! 

 

"КУ" 09, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев