Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җитәр бер көн...

Җитәр бер көн: нокта куярмын мин авырлыктан дөрләп януыма.

Җитәр бер көн: мин янармын
күңелемне битәрләгән тирәлектән.
Күз йомармын җанны әрнеткәнгә,
үзем теләп түгел, кирәклектән.
Җитәр бер көн: мин янармын
берәүләрнең нахак сүзләреннән.
Һәм качармын гомерлеккә,
битәрләмә диеп, үзләреннән.
Җитәр бер көн: мин янармын
кемнәрнеңдер ялганыннан.
Тик шулай да тынычлыгым җуймам
йөрәгемә кереп калганыннан.

Җитәр бер көн: нокта куярмын мин
авырлыктан дөрләп януыма.
Сөенермен күз яшьләрем аша
бүгенгәчә исән калуыма.

 

«КУ» 07, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев