Исәнлек билгесе

Артык төче сүзләр әйтеп,
мактанчыктай кыланмыйм, –
иртә таңнан күзем ачкач,
кат-кат шөкер кылам мин.
Колагыма фәрештәләр пышылдаша:
«Тере син!»
Аек башым салмак кына
инде уйлый төрлесен.
Бәреп керә милләт гаме –
шул иң олы исәбем.
Мәҗрух бәгырь сызлый башлый,
димәк, чынлап исән мин.
"КУ" 07, 2019
Фото: http://www.pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз