Логотип Казан Утлары
Шигърият

Исән-сау

...Күңелгә җылылык иңә: Бәхилләшмибез бит әле, Саубуллашабыз гына.

Яңа кайтып кердек сыман,

Ябылмаган ишек тә...

Әллә җил әрсез, китүнең

Котылгысызлыгы

әллә Арка миен өшетә.

 

Почмакта сәгать текелди:

Тек-тек. Сагышлы вәзен.

Йәгез, бер дога!

Кузгалыйк!

 

Юл төенчеге әзер,

Ниятләгән эшләр тәмам,

Калмады кебек берни.

 

Сез дә исән-сау торыгыз,

Без дә исән-сау йөрик!

 

Бусага аша узганда

Моңны кая куярга?

Адашыпмы, тарыйм кинәт

Мәгънәле дә, мәгънәсез дә,

Мәгънәле дә уйларга:

 

Шундый мәл тотар якадан, –

Саубуллашкан чактагы

Җөмләләрне кабатларбыз

Бәхилләшкәндә тагы... 

 

Көзгеләрнең йөзен каплап

Догада кузгалырбыз...

 

Сызган җан – тузган төенчек,

Җанга нәрсә салган булсак,

Юлга шуны алырбыз.

 

Хафаланырга язмасын:

Килдек нигә?

Киттек ник?

Яхшы сүздә, бәни җиһан,

Сез дә исән-сау калыгыз,

Без дә озак интекмик!

 

Көннәр берсеннән-берсе ак,

Сафлык, муллык бу йортта.

Иләс хисләр тамырдагы

Яшәү сутын куерта.

Шуңадырмы, кушылганда

Мәгыйшәт тыз-бызына,

Күңелгә җылылык иңә:

Бәхилләшмибез бит әле,

Саубуллашабыз гына.

 

"КУ" 01, 2017

Фото: pixabay

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев