Логотип Казан Утлары
Шигърият

Иске Бистә. Хатирәләр

Күз алдында нәкъ шул көе! Без авылдан киләбез дә, – шәһәр шушы инде безгә!

Иске Бистә,
Иске Бистә!
Истә әле, истә...
Агач өйләр:
тар баскычлар,
болдырлары.
Ишегалды:
коелары,
сарайлары – утын өе.
Күз алдында нәкъ шул көе!
Без авылдан киләбез дә, –
шәһәр шушы инде безгә! –
Такта койма аръягында
трамвайлар
шалтыр-шолтыр.
Күз – ярыкта.
Бу тирәдә
шушыннан да кызык юктыр!
Ә балалык эзли кызык...
Шәһәр кызыкларын!
Цирк, парк һәм зоопарк
минем кызыкканым!
Тәти апа эштән кайта
...арып.
Их, бүген дә булмасмыни
беркая да барып?!.

 

"КУ" 01, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев