Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ишек

Бүген бишектә син. Ә иртәгә Ике кулың ике ишектә... Икесен дә ачмак булырсың син, Бик керәсең килеп ничек тә.

 Бүген бишектә син. Ә иртәгә

Ике кулың ике ишектә...

Икесен дә ачмак булырсың син,

Бик керәсең килеп ничек тә.

 

Берәрсендә булыр хәттин байлык,

Берәрсендә булыр ханбикә.

Андый чакта теләк кенә кала,

Андый чакта синнән аң китә...

 

Үтәр вакыт. Үтә барган саен

Арта гына барыр «ничек?»ләр.

Йорт, җир, дан, дип, йөзгә ярылсаң да,

Юк, ачылмас бөтен ишекләр.

 

Бүген аякта син, ә иртәгә,

Ә иртәгә, калгач таякка,

Шакыр өчен ике ишек булыр –

Оҗмах кайда, тәмуг кай якта?

 

"КУ" 12, 2018

Фото: pixabay.com 

Теги: шигырь шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев